Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мин чүп чыгарган өчен түләргә тиешме, сорый тәтешле

“Татэнергосбыт”ның Буа бүлегенең Тәтештәге клиентлар хезмәте офисы начальнигы Марат Насретдинов болай дип җавап бирде.

(Тәтеш, 18 март, “Тәтеш таңнары”). 
– 2020 елның мартында каты көнкүреш калдыкларына түләү буенча квитанция килде. Түләү исәбе вафат булган улым (2014 елда үлде) исеменә 2019 елның мартыннан алып 2020 елның мартына кадәр язылган. Мин күп фатирлы йортта яшим, түләү буенча әҗәтем юк. Ә әниемнең (Бөек Ватан сугышында катнашкан)  Иванов урамындагы шәхси йортында хәзер беркем яшәми, яшәү урыны буларак та теркәлгән кеше юк. Газ кермәгән, мич белән җылытыла. 2 сутый кишәрлектәге чүпне компост чокырына җыйдым. Аякларым начар йөри, инфаркт та булды, төрле органнарга барырга мөмкинчелегем юк, ә сумма һаман өстәлеп бара һәм хәтта пенялар исәпләнә. Югарыдагы оешмалардан кем дә булса укыр һәм мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәр дип бик тә өметләнәм. Әгәр йорт буш тора икән, мин чүп чыгарган өчен түләргә тиешме?
Зинаида Камаева, Тәтеш  
 

“Татэнергосбыт”ның Буа бүлегенең Тәтештәге клиентлар хезмәте офисы начальнигы Марат ­Насретдинов болай дип җавап бирде:
– РФ Хөкүмәте тарафыннан 2011 елның 6 маеннан расланган 354 санлы коммуналь хезмәтләр күрсәтү Кагыйдәләренең 148(34) пункты нигезендә, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен түләү күләме торак бинада даими һәм вакытлыча яшәүче кулланучылар саныннан чыгып хисаплана. Торак бинада гражданнар даими һәм вакытлыча яшәмәгәндә, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтү күләме шул бинаның хосусый милекчеләре санын исәпкә алып хисаплана (354нче санлы кагыйдә, 148(36) пункт). Моннан тыш, Торак кодексының 153нче маддәсендәге 2нче өлешенең 5нче пункты нигезендә, шул бинага милек хокукы барлыкка килгән вакыттан алып бина милекчесенә коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертү гамәле барлыкка килә. РФ Торак кодексының 155нче маддәсенең 11нче өлеше буенча, милекченең бинадан файдаланмавы коммуналь хезмәтләр, шул исәптән каты көнкүреш калдык­лары белән эш итү хезмәтләре күрсәтү өчен ­түләмәүгә нигез булып тора алмый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев