Минем әни иң яхшысы!
Барлык хатын-кызлар да 8 Март уңаеннан бүләкләр алуга сөенә, әмма, алар өчен баласының хөрмәт итеп әйтелгән сүзләреннән дә әһәмиятле берни булмавына ышанабыз.
(Тәтеш, 8 март, "Тәтеш таңнары"), Барлык хатын-кызлар да 8 Март уңаеннан бүләкләр алуга сөенә, әмма, алар өчен баласының хөрмәт итеп әйтелгән сүзләреннән дә әһәмиятле берни булмавына ышанабыз.
Эльвина: “Ул балалар бакчасында эшли. Ризыклар пешерергә ярата. Ә кич белән без аның белән уйныйбыз”.
Сафия: “Барлык әниләр кебек кызыклы әкиятләр сөйләргә ярата. Мисаллар чишә һәм тәмле итеп пешерә”.
Катя: “Әнием китапханәдә эшләгәнлектән, күп яза һәм укый. Әти аңа чәчәкләр, конфетлар бүләк иткәнне ярата”.
Зилә: “Әни язга кадәр ял итә. Матур әйберләр бәйли”.
Кирилл: “Әни фермада эшли. Өйдә тәртип булганны ярата”.
Даниил: “Чибәр, ягымлы. Ашарга әзерли, уенчыклар ала”.
Әнис: “Сөекле, иң ягымлы, сөйкемле, мәрхәмәтле”.
Вика: “Әнием мөлаем, аның матур киемнәре күп, тортлар пешерә. Без аңа һәр нәрсәдә булышабыз”.
Виталина: “Бик чибәр. Һәрвакытта матур киенә, күзләрен буйый. Безне назлый, тәрбияли. Бәйли белә”.
Ярослав: “Яраткан әнием кайгыртучан. Безне ашата, чиста киендерә. Әни пешергән пирожкилар тәмле була”.
Артем: “Әнине бик яратам. Ул безне шулай ук ярата”.
Виолетта: “Әнием кайгыртучан, сөйкемле. Киң күңелле. Кызыксындыргыч күп нәрсәләр сөйли”.
Никита: “Яратканым. Барысыннан да иң яхшысы!”
“Миләшкәй” (Тәтеш), “Колобок” (Олы Тархан) балалар бакчалары сабыйларына сораштыруда катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев