Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Минем өчен син үрнәк”

Батырлык дәресе кысаларында Тәтеш кадет мәктәп-интернаты укучылары Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Солдатка хат” Бөтенроссия акциясендә ­катнаштылар.

(Тәтеш, 29 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

– Кадетларның хатлары эчтәлеге һәм күләме буенча төрле, әмма аларның эчтәлеге Җир­дә тынычлык хакына фидакарьлек һәм батырлык өчен рәхмәт хисләрен җиткерү, – ди директор урынбасары Римма Афанасьева. – РФ оборона минис­тры урынбасары Виктор Горемыкин бил­геләп үткәнчә, хәрби хезмәткәрләрнең җа­вап­лары мондый төр яр­дәм­гә ихтыяҗ зур булуын раслый. Бу акция бездә икенче тапкыр үткәрелә: беренчесендә 67 хат җибәрдек, бу юлы – 72 хат.

Кадетларның ­хатла­­рыннан өзек­ләр китерәбез:
“Исән­ме­, таныш булмаган солдат! Мин сине белмим, ләкин сокланам, хезмәтегез җиңел түгел, ләкин бөтен ил өчен бик мөһим. Син көчле һәм кыю дип уйлыйм! Без беләбез, бу синең өчен авыр. Ләкин син онытмаска тиеш, синең артыңда меңләгән кеше гомере”.

“Минем өчен син үрнәк булдың. Рәхмәт сиңа, солдат! Кадерле солдат, мин сиңа кыюлык, ныклык, батырлык телисем килә һәм шуны исеңдә тот... Һәр солдат Александр Невскийның сүзләрен кабатлаган: “Кем безгә кылыч белән килә, шул кылычтан үләчәк”. Әлеге сүзләр синең сугыш девизы булды. Бу сүзләр синең сугыш көннәренең барлык авырлыкларын җиңәргә булышты... Сезнең ярдәм белән, солдат, мин иртә белән уянам, мәктәпкә йөрим, яшим һәм шатланам”.

“Исәнме, билгесез рус солдаты! Мин синең исемеңне, фамилияңне белмим, синең гаиләң, балаларың бармы икәнлеген дә белмим. Минем өчен син чын кешенең нинди булырга тиешлегенең үрнәге: кыю, батыр... Мин мәктәптә укыйм, яхшы укыйм. Моның өчен сиңа баш иям,  рус солдаты”.

фотоларны Римма Афанасьева тәкъдим итте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев