“Минем шәҗәрәмдә Бөек Ватан сугышы еллары”
Сугыш михнәтләре минем гаиләм шәҗәрәсен дә читләтеп узмаган, әлбәттә.
(Тәтеш, 13 май, "Тәтеш таңнары", Эмиль Шна, Олы Тархан урта мәктәбе укучысы). Аның беренче көненнән үк дәү әтиемнең әтисе – Шна Әкрам Ситдыйк улы, әнием ягыннан бабаемның әтисе Фәткуллин Әбүбәкер Гомәр улы һәм аның энесе Фәткуллин Мөбәрәк Гомәр улы сугышка китәләр.
Бабамнар өчесе дә Тәтеш районының Олы Тархан авылыннан. Дәү әтиемнең әтисе – Әкрам бабам башта фин сугышында катнаша. Аннары Бөек Ватан сугышы башлану белән Сталинград өчен барган канкойгыч сугышның үзәгендә була. Ул 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам, һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Бабам сугышта ике мәртәбә яралана, туган ягына кайта. Сәламәтләнүгә яңадан фронтка, яңадан пулялар астына, яңадан иле алдындагы бурычын үтәргә, сугыш кырына китә. Ул фронтта үзен батыр солдат итеп күрсәтә. Япон самурайларына каршы сугышта да катнаша. Әнием ягыннан бабаемның әтисе – Әбүбәкер бабам бик яшьли ятим кала, шуңадырмы аңа 8 яшьтән төрле хуҗалык эшләрендә катнашырга туры килә. Ат белән сукага йөри, чәчә, тырмалый.Урып-җыю эшләрендә армый-талмый эшли. Ул да фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышында Ленинград өчен барган сугышта беренче укчылар батальонында фашистларга каршы сугыша. Сугыш кырларында бабам пешекче булган, ул дошманның шартлатулары һәм пулялары астында безнең солдатларны кайнар азык белән тәэмин иткән. Ул 900 көнлек Ленинградны саклау эпопеясендә була. Ике тапкыр каты яралана, госпитальләрдә дәваланганнан соң, тагын сугыш кырларына әйләнеп кайта. Мин нәселебезнең шәҗәрәсендә бабаемның әлеге сугышта катнашып, Җиңү яулауга өлеш кертүе белән бик горурланам! Бу хакта минем яшьтәшләрем дә белсеннәр иде. Аңа “Ленинград оборонасы өчен” медале бирелгән. Ленинградтан алып, Көнчыгыш Пруссиядә барган сугышларда катнашып, Кенигсберг шәһәре янына кадәр барып җитә минем бабакаем. “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнә. Ә менә аның энесе дошманга каршы төньяк-көнбатыш фронтында командир булып Балтыйк буенда көрәшә. Мәрәк яшь бабамның ике “Кызыл Йолдыз” ордены, Варшаваны һәм Берлинны азат итүдә катнашканы өчен медальләре бар. Ничек алар белән горурланмыйсың!
Бу сугышта бик күп авылдашларыбыз, якташларыбыз корбан булган. Халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас яра булып калган еллар, көннәр, сәгатьләр һәм санап, көтеп алган минутлар. Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Гөнаһсыз сабыйларның теләге кабул булганмы, язмыш шулай хәл иткәнме, шөкер, өч бабам да сугыштан исән-имин әйләнеп кайтканнар. Өчесе дә бер үк “Эшче” колхозында эшләгәннәр. Әкрам бабам – умартачылык белән шөгыльләнә, колхозның төзекләндерү эшләрендә бик актив катнаша. Ерак әбием – Асия белән өч ул үстерәләр, аларга югары белем бирәләр. Аларның нәселен авылда бик мактап сөйлиләр.Мин моның шулай икәнлеген бабам Сәгыйтькә карап беләм. Аның да кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк! Ә әнием ягыннан булган Әбүбәкер бабам – озак еллар колхоз рәисе, Мәрәк бабам – бригадир булып эшли. Икесе дә ишле гаилә булып яшәгәннәр. Алар да балаларының күбесенә югары белем бирергә тырышалар. Икесенең дә тормыш иптәшләре Зәйнәп исемле. Икесе дә өздереп тальян гармунында уйнаганнар. Авылда бер генә чара да, бер генә туй да алардан башка үтмәгән. Мәрәк яшь бабам аккордеонда да уйный белә торган булган. Ул аны Германиядән үк алып кайта.
Хатирәләрне яңартабыз. Бабайларны һәрвакытта искә алабыз һәм мәңге онытмыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев