Миңнеханов «Экология» проекты турында ролик күрсәтте
Татарстанда «Экология» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 30 чара үткәрелгән.
Татарстанда «Экология» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 30 чара үткәрелгән. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
«2019 елдан республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында 17,6 млрд сумлык 30 чара гамәлгә ашырылды», — дип язган ул.
Татарстан Рәисе республикада башкарылган эшләр турында сөйләүче кыскача видео чыгарган, һәм ролик герое — 25 елдан артык әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эшләүче Татарстан дәүләт инспекторы Илдар Усманов.
Кадрларда белгечләрнең эш көннәре ничек узуын күрергә була — алар татарстанлыларның шикаятьләренә оператив рәвештә игътибар итә һәм проблеманы хәл итү өчен урынга чыгалар.
«Торак һәм шәһәр мохите» проектларын үз эченә ала.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-ekologiya-proekty-natialare-ham-ekologlarnyn-tormysy-turynda-rolik-kursatte-5882794
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев