Мәкальне җыегыз
Биремне чишкән, дөрес җавапны беренче булып җибәргән уенда катнашучы җиңүче булачак һәм кинога билетлар алачак.
(Тәтеш, 24 июль, «Тәтеш таңнары»). Хөрмәтле тәтешлеләр!Сезне “Мәкальне җый” уенында катнашырга чакырабыз, ул 24 июльдән 29 июльне кертеп безнең “Тәтеш таңнары” (“Тетюшсике зори”) http:// tetyushy.ru сайтында уза.
Сишәмбе, 31 июльдә, без җиңүченең исемен бастырачакбыз. Ул “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәгендә булачак кинога ике билет отачак.
Уенның шартлары: сайттагы яңалыклар текстына без бер көндә, шрифт белән билгеләп, берешәр сүз “яшерәчәкбез”. Сез барлык алты сүзне дөрес җыеп, таныш мәкальне укый алачаксыз. Аны, нинди сүз икәнлеген һәм нинди яңалыкта урнашуын күрсәтеп, 2018 елның 30 июлендә 18 сәгатькә кадәр җибәрергә кирәк.
Биремне чишкән, дөрес җавапны беренче булып җибәргән уенда катнашучы җиңүче булачак һәм кинога билетлар алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев