Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп укучыларында инглиз теленә кызыксыну уяткан

Булачак педагог Белла Заһретдинова 1934 елның сентябрендә Тәтештә туган.

(Тәтеш, 3 сентябрь, "Тәтеш таннары"). 

Инглиз теле ­укытучысы Белла Гәрәй кызы Тәтеш шә­һәренең 2нче урта мәктәбе ачылганнан алып шунда эш­ләгән: педагогны һәм аның 6 “А” сыйныфын шәһәрнең 1нче мәктәбеннән яңа уку йортына күчергәннәр.
Ул үзенең дәресләрен һәр­вакытта төрлеләндерергә, ба­лаларда инглиз теленә кызыксыну уятырга, аларга сөйләшү күнекмәләрен өйрәтергә тырышкан. Ул үзеш­чән сәнгатьтә актив ­катнашкан.
Шактый мәшгуль һәм мавыгучан кеше буларак, үзенең алты баласына да вакыт җиткергән.
Белла Гәрәй кызы 50 яшендә, 1984 елда лаек­лы ялга чыккан, шулай да мәктәпне онытмаган: уку йортына эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә килгән.
Пенсиягә чыккач, үсем­лекчелек белән актив шөгыль­ләнә, чәчәкләр һәм яшелчә культуралары үсенте­ләре үстерә башлаган.
Белла Заһретдинова 2019 елда вафат була.


Илдар Заһретдинов: 
–     Әни һәрчак чәчәкләр ярата иде, бездәге зур түтәлләргә утыртылган чәчәкләрне үзе карап үстерде. Әле тагын бик күп укыды, вакытлы матбугат басмалары яздырып алды. Өйдә зур әдәбият коллекциясе җыелган иде. Ул өйдә дә, чараларда да матур итеп җырлады, хәтта 70нче еллар башында Казанга ниндидер бәйгегә дә барган, аннары үзен телевизордан күрсәтмәүләренә ­борчылган. 

Галина Кондакова:
–     Белла Гәрәевна күтәренке рухтагы кеше булды, матур җырлады, аның тавышы ниндидер үзенчәлекле иде, бигрәк тә романсларны башкарырга яратты. Оста итеп бәйләде. “Могҗизалар кыры”на (“Поле чудес”) барырга хыялланды, хәтта кроссворд да җибәрде, тик чакыру булмады. Соңгы елларда чәчәк үстерү белән шөгыльләнде.

Ирина Пугачева:
–     Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең актлар залында медицина хезмәткәрләренең балалары өчен проф­союз чыршысы үткәрелүен хәтерлим. Барысы да җыелган, Кыш бабайны көтәләр. Һәм менә, астан, беренче каттан, без көчле тавыш ишетәбез: “Бураннар котырыгыз, нарат-чыршылар түбәнгә иелегез...” Әйе, залга Белла Гәрәй кызы башкаруындагы күңелле, кодрәтле Кыш бабай килеп керде. Ул искиткеч уйнады! Ә ул ничек җырлый иде! Тыңлап туеп булмаслык! Мин аңарда укымасам да, без күршедә яшәдек, аның балалары белән уйнадык. Ул минем хәтеремдә күтәренке рухтагы, үзенчәлекле, иҗади, кызыклы эшләр белән мәшгуль хатын-кыз булып уелып калды.

Марина Панова (Кузнецова):
–     Белла Гәрәевна бездә инглиз теле укытты. Мәрхәмәтле, ярдәмчел, шаян иде, имтиханнарда  булышырга тырышты. Хәтта шук балаларга да ул беркайчан тавыш күтәрмәде, аларны елмаюы белән буйсындыра алды. Белла Гәрәевна хезмәттәшләре яки укучылары булсынмы, барысы белән дә һәрвакытта беренче булып исәнләште. Без аның дәресләренә бик теләп йөрдек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев