«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе
Гадәттәгечә, авыр матди хәлдәге гаиләләргә Тәтеш РУЭСы спонсорлык ярдәме күрсәтә.
(Тәтеш, 31 август, "Тәтеш таннары").
Тәтеш муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе дәвам итә. Гадәттәгечә, авыр матди хәлдәге гаиләләргә Тәтеш РУЭСы спонсорлык ярдәме күрсәтә.
26 августта акция кысаларында 7 беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Булачак укучыларга бүләкләрне Тәтеш РУЭСы начальнигы Ш.Р. Хөснетдинов тапшырды, укуның бөтен юлын җиңел, шатлыклы һәм ышанычлы үтәргә, белемле кешеләр булырга, ә мәгариф бүлеге вәкиле Гарипова Р.А. беренче сыйныф укучыларын мәктәп тормышы башлану белән котлады, укуларында уңышлар теләде.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru/tat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев