Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

Тәтештәге татар урта мәктәбенең актлар залында 1 сентябрь алдыннан “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында алтынчы тапкыр чара булып узды.

(Тәтеш, 6 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Мәгариф, профсоюз әгъзалары хезмәткәрләренең 28 баласы профсоюз комитеты рәисе Людмила Андреева кулыннан профсоюз оешмасыннан бүләккә уку кирәк-яраклары белән яңа портфельләр алды. Балаларга өстәмә белем бирү үзәге хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм тамашасы һәм чәй табыны балаларны сөендерде. 

Тәтеш үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең ун баласы быел беренче сыйныфка бара. Тәтешнең үзәк район хас­таханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин һәм проф­союз комитеты рәисе Галина Горланова булачак беренче класс­ларга тантаналы рәвештә мәктәп портфельләре белән уку кирәк-яраклары һәм татлы бүләкләр тапшырды, ә аларның ата-аналарына хастаханәнең профсоюз комитеты матди ярдәм бүлеп бирде. Офтальмолог табибы һәм психолог ата-­аналарга балаларны мәктәпкә әзерләү буенча үзләренең күрсәтмәләрен, шулай ук мәктәп укучыларының чирләрен профилактикалау максатында мөһим киңәшләрен бирделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев