Мобилизацияләнгән гражданнарның балаларына түләү каралган
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 11 октябрендәге 1094 санлы карары белән РФ Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылучыларның 18 яше тулмаган һәрбер баласына бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендә түләү каралган.
(Тәтеш, 21 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Әлеге түләү хокукына ия булган Тәтеш районының барлык гражданнарына хәбәрләр җибәрелде. Баланың әтисен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру турындагы мәгълүматлар ТР хәрби комиссариатыннан ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә алыначак, хәрби комиссариаттан белешмә тапшырырга кирәкми, – дип хәбәр итә Тәтеш муниципаль районында республиканың 39нчы санлы матди ярдәм үзәге бүлеге мөдире Елена Кутяшова – Мөрәҗәгать иткәндә үзең белән мөрәҗәгать итүченең шәхесен таныклаучы документ, бер тапкыр түләү билгеләнгән баланың (балаларның) туу турындагы таныклыгы, банк счеты реквизитлары булырга тиеш. Игътибар итегез, балаларның туу турындагы таныклыкларында “әтисе” графасында мобилизацияләнгән гражданин күрсәтелгән булырга тиеш. Барлык кызыксындырган сорауларны 8(84373)2-62-33 телефоны буенча бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев