Мөһим эшләр хакында фикер алышканнар
Тәтеш районы делегациясе Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында катнашты.
(Тәтеш, 26 август, “Тәтеш таңнары”). Районыбыз башлыгы Рәмис Сафиуллов съездга шәрәфле кунак буларак барды. Районның “Колос” агрофирмасы, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ башлыгы, “Ак калфак” һәм “Татар гаиләсе” иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Рима Сафиуллова, Бөтендөнья татар конгрессының Тәтеш районындагы җирле бүлекчә җитәкчесе Асия Ибраһимова делегатлар булып катнаштылар.
– Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды Татарстан башкаласында 30 июльдә башланды һәм пленар сессия белән тәмамланды. Делегатлар “Милли Шура” башлыгы итеп Васил Шәйхразиевны яңа кабаттан сайлап куйдылар. Съезд барышында “Печән базары” фестивалендә булдык, Бөек Болгарга бардык. Биредә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу, татар дөньясы, татар халкының милли-мәдәни мирасы, шәҗәрә, гаилә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, яшь буынның милли үзаңын булдыруда мәгариф системасының әһәмияте турындагы әңгәмә кору мәйданчыклары оештырылган иде, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Рима Гомәр кызы (рәсемдә сулдан өченче). – Пленар утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Делегатларга съезд көннәре турындагы видеоролик күрсәттеләр. Съездга дөньяның 19 иленнән татарлар җыелды.
Съездда катнашкан Асия Заһир кызы (рәсемдә сулдан беренче) әйтүенчә, пленар утырышта мөһим эшләр хакында фикер алышу булган, тәкъдимнәр кертелгән. Җыелучылар утырыш ахырында күмәкләшеп “Туган тел” җырын башкарганнар.
фотоны Алсу Ибраһимова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев