Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”

“Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында Алабирде урта мәктәбендә 5 – 11 нче сентябрь аралыгында күп кенә эшләр планлаштырылды һәм уздырылды.

(Тәтеш, 12 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). “Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында Алабирде урта мәктәбендә 5 – 11 нче сентябрь аралыгында күп кенә эшләр планлаштырылды һәм уздырылды.

6 сентябрь тулысы белән “Без бергә” дигән девиз астында узды. Ул көнне укучылар сәламәтлеге чикле балалар янына бардылар.

7 сентябрь хезмәт ветераны Гайфуллин Сафиулла Хоснулла улына 90 яшь тулды, укучылар аны котларга бардылар, шулай ук обелиск тирәсен чистарттылар.

9 сентябрьдә мәктәптә “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе” булып узды. Җыелган акчаны картлар йортына тапшыру каралган.

10 сентябрь тулысы белән табигатьне саклауга багышланды. Укучылар елга, чишмә тирәсен чистартуда катнаштылар.

11 сентябрь көнне мәктәптә “Көзге кросс” ярышлары булып узды. Җиңүчеләр район ярышларына юллама алдылар. Шулай ук сәламәт яшәүне хуплаучы флешмоб узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев