Музыка кешеләр йөрәгенә үтеп керергә тиеш
Укытучы Гүзәл Фурасьева Тәтештәге педагогия училищесында 28 ел эшләү дәверендә булачак укытучыларга музыка һәм тәрбия методикасы буенча тирән белем биргән, бүгенге көндә алар Россиянең төрле почмакларындагы мәгариф учреждениеләрендә хезмәт куя.
(Тәтеш, 16 март, “Тәтеш таңнары”). Гүзәл Хәмзә кызы 1965 елның 27 июнендә Татария АССРның Лениногорскида туган. Туган шәһәрендә музыка училищесын тәмамлаганнан соң, юллама буенча Алабугадагы мәктәпләрнең берсендә укыткан, бер үк вакытта беренче югары белемен дә алган. Әлеге шәһәрдә язмыш аны булачак ире, җирле вокаль-инструменталь ансамбльләрнең берсендә клавишлы уен коралларында уйнаучы Александр белән очраштырган. Туйдан соң яшь пар Тәтешкә, гаилә башлыгының туган ягына күченгән. “Тәтеш, үзенең кабатланмас гүзәллеге белән минем илһамландыручым булып тора”, – дип әйтә торган булган исән чагында Гүзәл Хәмзә кызы.
Ул һөнәри үсешнең барлык баскычларын үтеп, 2003 елда югары квалификация категория алган. Педагогия училищесында беренче ел эшләгәндә төп хезмәтен шәһәр мәктәпләренең берсендә музыка укытучысы буларак та берләштергән. Музыка бүлегенең берничә буын чыгарылышы аның җитәкчелегендә практика узган.
Гүзәл Хәмзә кызы “Йолдызлык” эстрада сәнгатенең яшьләр телевизион ачык республика фестивалендә катнашучыларның җитәкчеләре булып торган. Әлеге фестивальдә аның укучылары район һәм зона турларында күп тапкырлар призлы урыннар яулаганнар. Ул музыканы бик яраткан һәм композитор Людвиг ван Бетховенның “Музыка кешеләр йөрәгенә үтеп керергә тиеш” дигән сүзләрен үзенең шигаре дип санаган. Ире белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
Гүзәл Хәмзә кызы 2016 елның мартында вафат була.
Ирина Фурасьева, кызы:
– Әнине искә төшергәндә миңа “Йортыбыз җылылык белән тулы” иде дигән уй килә. Ул зур һәм дус гаиләбезне бергә җыеп торган җылы бер нур булды. Ишегебез бар кеше өчен ачык һәм өстәлдә һәрчак тәмле ризыклар булыр иде. Әни һәркемгә назын һәм яратуын бүләк итәргә тырышып, күп төрле була белде. Моның белән беррәттән ул “намус” һәм “хөрмәт” кебек шундый мөһим сыйфатлар хакында да онытмады. Безнең әни үзенең өч баласына һәм йөзләгән яшьләргә тәрбия бирде, алар аны әлегә кадәр җылы сүзләр белән искә алалар. Әни ярдәмендә без гаиләнең нәрсә икәнлеген беләбез. Әти белән алар безнең өчен һәрвакытта үрнәк булдылар. Икесе ике төрле, әмма бер-берсенә бик тә туры килә торган кешеләр. Бергәләп уздырган кичләр, шул исәптән фортепианода уйнау һәм җырлаулар онытылмас хатирәләр булып саклана. Яраткан әниебез – күп кырлы, зиһенле һәм киң күңелле зирәк кеше иде. Ул безнең йөрәктә мәңгегә калачак.
Александра Әбдрәшитова, хезмәттәше:
– Гүзәл Хәмзәевна... Ихлас, кодрәтле, тормышны сөючән иде, һәрчак вакыйгалар үзәгендә, “алдынгылыкта” булды. Бергә эшләгәндә һәрчак аның аңлавын тойдым. Эшләү дәверендә көллиятнең музыка бүлеге төрле дәрәҗәдәге конкурсларга, фестивальләргә бай булды, һәм ул сәләтле яшьләргә дә, үзенең хезмәттәшләренә дә ярдәм итәргә тырышты, моның өчен без аңа әйтеп бетергесез рәхмәтле.
Светлана Маханова, укучысы:
– Тәтештәге педагогия училищесында укыган чакта Гүзәл Хәмзәевна минем сыйныф җитәкчем дә, шулай ук фортепиано буенча укытучым да булды. Аның белән аралашуы җиңел иде. Ялыктыргыч үгет-нәсихәтләр һәм тискәре тойгылар булмады, ул һәрчак дустанә мөнәсәбәттә, бик тә җор телле иде. Киңәш сорап аңа еш мөрәҗәгать иттем. Шулай килеп чыкты, безнең чыгарылыш көне аның туган көненә туры килде, һәм без сыйныф әниебезнең йортында ел сен диярлек җыела торган идек. Без аны шулай дип атап йөрттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев