МХО сугышчыларына гуманитар ярдәм
Укучылар балалар, ата-аналар һәм укытучылар көче белән җыелган «Игелек тартмасы»н Тәтештәге гуманитар ярдәм кабул итү пунктына илттеләр.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты, «Балаларга иң яхшысы» проекты кысаларында Тәтеш татар урта мәктәбе укучылары тәрбия эше штабы, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән берлектә мөһим эш башкардылар. Укучылар балалар, ата-аналар һәм укытучылар көче белән җыелган «Игелек тартмасы»н Тәтештәге гуманитар ярдәм кабул итү пунктына иттеләр.
Һәр тартмада беренчел кирәкле әйберләр һәм күчтәнәчләр генә түгел, өй җылысының бер өлеше дә бар иде. Укучылар посылкаларга ихлас теләкләр һәм сугышчыларга хуплау сүзләре язылган хатлар салдылар.
Оештыручылар өйдән килгән хәбәрләр безне яклаучыларның йөрәкләрен җылытыр, көч биреп торыр дип өметләнәләр, шулай ук читтә калмаган һәркемгә рәхмәт әйтәләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев