Намуслы булырга кирәк!
Матурлык һәм чисталык безнең үзебездән тора
(Тәтеш, 18 июль, "Тәтеш таңнары").
Эшкә һәр көнне шәһәрдәге Ленин паркы аркылы йөрим. Матурлыктан, фонтаннан агып торган су тавышыннан, клумбалардагы чәчәкләр исеннән ләззәтләнәм. Аннары юлым стадиондагы баскыч һәм эскәмия яныннан уза, биредә инде пакетлардагы чүп-чарны һәм шешәләрне күреп, бөтен кәеф кырыла, аларны шунда ял итүчеләр баскыч астына ташлап калдыра. Өстәвенә МУП хезмәткәрләренең һәр көнне иртә белән паркны җыештыруларын күзәтәм. Җәмәгать, намуслырак булыгыз! Матурлык һәм чисталык безнең үзебездән тора, үзегезнең чүпне якындагы чүп савытына илтеп салыгыз, паркта алар күп урнаштырылган.
Тәтешле Елена
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев