Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Наталья Карабанова хезмәтен яратып башкара

Бүген – Мәдәният хезмәткәрләре көне

(Тәтеш, 25 март, “Тәтеш таңнары”). Кече Шәмәк авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Наталья Карабанова, әгәр дә үз эшеңне иҗади рухлану белән башкарсаң, ул чакта кешеләр битараф калмыйлар, дип билгеләп үтә.

Наталья мәктәптә укыганда ук үткәрелә торган барлык чараларда актив катнашкан, аңа сәхнәдә чыгыш ясау аеруча да ошый торган булган. Кыз җырлаган, биегән. Мәктәп җитәкчелеге аның сәләтен һәм омтылышын күреп, аңа бию түгәрәген алып барырга тәкъдим иткән һәм ул аны бик әйбәт башкарып чыккан.
Шуннан соң, аның һөнә­ре мәдәният белән бәй­ләнмәсә дә, өстәвенә үз гаиләсе, ­баласы ­булса да, авыл кызы мә­дәният ­училищесына ­укырга керергә ­уйлаган, аны тә­мамлаган һәм ­ре­­­жиссер белгечлеге ­алган.

– Мин эшли башлаганда бездә яңа мәдәният йорты бар, авылда кеше дә, мәктәптә һәм балалар бакчасында балалар да күп иде, – дип искә ала Наталья Николаевна. – Яшьләр авылда калды, авыл хуҗалыгы белгечләре дә кайтты. Ул чакта ачык агитацияләрдән күргәзмәләр ясалды, стена газеталары, “яшеннәр”, алдынгылар турында лис­товкалар чыгарылды, язгы кыр эшләре, печән җыю, урып-җыю вакытында агитбригада белән кырга чыктык, фермаларга бардык. Иҗади коллективлар бар иде, яшьләрнең бию түгәрәген алып бардым, җырчылар Вера Карабанова, Ирина Королева, Зоя Алюкина матур тавышлары белән дан тоттылар.

Сәнгать җитәкчесе хә­зерге вакытта балаларга бию өйрәтә, “Светлячок” түгәрәгенә 6-10 яшьлек кызлар һәм малайлар йөри. Авылда һәм мәктәптә үтә торган бер генә мәдәни чара да алардан башка узмый.

Авылның мәдәният учагы төрле бәйрәм даталарында дусларча очрашу урыны булып тора: Май чабу кечешәмәклеләрнең аеруча да яраткан бәйрәме икән, нәкъ тә анда рәхәт­ләнеп күңел ачырга, үзең­нең булдыклыгыңны, җи­тез­легеңне күрсәтергә, моңлы тавышың белән ­сокландырырга була. 

Тәҗрибәле мәдәният хезмәткәре үзенең җи­тәкчесе, хәзерге вакытта декрет ялындагы Тать­яна Ханипова турында хөрмәт белән сөйли. “Безнең ул яшь, актив, бик яхшы оештыручы”, – ди Наталья Карабанова. Әле тагын китапханәче Елена Ганькинаның да ярдәме зур булуын билгеләп үтә ул, алар аның белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр.

– Мин эшемне ­яратып башкарам, авылның мә­дәният йорты кешеләр белән шыгрым тулы булганда күңелгә рәхәт, бәй­рәм­нәрдә халык күп ­бу­ла, студентлар, кунак­лар, туганнар кайта, кече­шәмәклеләрнең үз тамырларын югалтмауларын, дус булып яшәүләрен телисе килә, – ди хатын-кыз. – Бездә яшьләр итагатьле, өлкән буын тарафыннан нигез салынган йолаларны ­саклыйлар, алга таба да ­шулай дәвам итсен иде.

фотоны Наталья Карабанова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев