Нина Краюшкина. Сайлауларны каршылап
Сайлауга мин без, өлкәннәрнең, балалар һәм оныкларның тормышы яхшы булсын дигән өметтә, яхшыга ышаныч баглап барам
(Тәтеш, 4 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Нина Краюшкина, районның сукырлар җәмгыяте рәисе: “Сайлаулар нинди генә дәрәҗәдә булмасын, аларга һичшиксез барырга кирәк дип саныйм, чөнки зур яисә кечкенә булсынмы, һәр кешенең үз фикере булырга тиеш. Минем тавыш ишетелсен өчен, сайлауга һичшиксез барачакмын. Зур тормыш юлы уздым, һәм минем алда сайлауга барыргамы яки юкмы дигән сорау беркайчан да булмады. Сайлауга мин без, өлкәннәрнең, балалар һәм оныкларның тормышы яхшы булсын дигән өметтә, яхшыга ышаныч баглап барам”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев