Нәниләрнең көннәре файдалы уза
Тәтештәге “Каенкай” балалар бакчасы сабыйларының көннәре мавыктыргыч үтә.
(Тәтеш, 27 июль, "Тәтеш таңнары", Рубин Идрисов). Тәтештәге “Каенкай” балалар бакчасы сабыйларының көннәре мавыктыргыч үтә.
“Бер көнне без, тәрбиячеләр һәм балалар, пластик шешәләргә төрле вак ташлар, орлыклар тутырдык, аның тышкы ягына матур төстәге кәгазь ябыштырдык. Аны селкеткәннән соң аңардан кабатланмас яңгыраштагы авазлар чыга, әйтерсең лә сабыйлар үзенчәлекле уен коралында уйныйлар диярсең. Балалар күңел ачарга, көләргә, йөгерергә, нинди дә булса шөгыль белән мавыгырга ярата.
Үзенчәлекле музыка уен кораллары төрендәге һәр нәрсә аларны кызыксындыра, чынлап торып җәлеп итә. Шуңа да без күп вакытта аларның аң-белем үсешен төрле алымнар аша үстерергә тырышабыз. Бу алар өчен икеләтә файдалы диясе килә. Алар әлеге әйберләрне ясагач, ихластан сөенәләр, бу юлы да тырыш хезмәт куеп ясаган “уен коралын” өйләренә алып кайтып киттеләр. Әти-әниләре дә сабыйларының әлеге шөгылен бәяләгәндер, мөгаен”, – дип уртаклаштылар балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев