Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һөнәр белән бергә башка кешеләрнең гомерләре өчен җаваплылыкны да сайлаганнар

Шәһәребездә коткаручылар хезмәтендә эшләүче профессионаллар яши, һәм яшьләр әлеге катлаулы һөнәргә укый торган көллият бар.

(Тәтеш, 27 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Без гражданнарны яклау көллиятендәге укытучылар һәм курсантлар арасында, аларны коткаручы һөнәре нәрсәсе белән җәлеп итүе хакында, сораштыру уздырдык. 

 Игорь Мамкин, МЧС хезмәткәре, укытучы: “Мин үз һөнәремне, 2004 елда, университетны тәмамлап Тәтешкә кайткач, сайладым. Ул чакта мин чаңгы ярышы белән һөнәри яктан шөгыльләнә идем. МЧС системасында безнең спорт хәрәкәте алга киткәнлектән, ярышларда катнашу мөмкинлеген эзләдем. Коткаручы булгач, кешеләргә ярдәм итү, аларга булышлык күрсәтү, үземнең һөнәри вазифама җаваплылык тоюымны аңладым. Балачактан ук хайваннарны яратам, эш урынындагы этне өйрәтү мөмкинлеге барлыкка килде. Техноген һәм табигать афәтләрендә исән калган кешеләрне эзләр өчен эт белән күнекмәләр үткәрдем, коткаручы һөнәрен кинолог эзләнүләре белән берләштердем. МЧС системасында эшләгән барлык елларым эчендә 9 һөнәр үзләштердем, бу үземнең күнекмәләрне төрле эшчәнлекләрдә кулланырга мөмкинлек бирә”.

 Александр Мерзлов, МЧС хезмәткәре, укытучы: “Коткаручы булып 15 елдан бирле эшлим. Әлеге һөнәргә очраклы рәвештә килеп эләктем, һәм шулай килеп чыгуына бик шатмын. Көллияттә 5 ел эшлим, “Коткару техникаларын һәм җайланмаларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү”, “Авария-коткару эшләрен алып бару тактикасы” фәннәреннән укытам. Моңардан тыш әле тренер да булып торам, көллият командасын “Коткару эшләре” компетенциясе буенча “Ворлдскиллс” ярышларына әзерлибез. Эшем, кешеләргә ярдәм итү, үземнең тәҗрибәмне курсантларга тапшыру, үземә лаеклы алмаш әзерләү ошый”.

 Зилә Фатыйхова, 302нче төркем: “Мин балачактан ук спорт, хореография, карате белән шөгыльләндем. Һәм миңа, әтием кебек, махсус кием белән йөри торган кешеләр ошый иде. Мин дә шулай йөрергә хыялландым. 9нчы сыйныфтан соң, гражданнарны яклау көллиятенә укырга кердем. Көллияттә безне авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә өйрәтәләр. Укуымны дәвам итәргә һәм белгечлегем буенча эшләргә телим”.

Егор Медведев, 403нче төркем: “Мин коткаручы булырга телим һәм бу максатыма чын күңелдән омтылам. Минем фикеремчә, коткаручы – игелекле, куркыныч һәм җаваплы һөнәр. Бурыч – коткару, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген кайгырту. Чын коткаручы – кыю, тәвәккәл, сизгер, шулай ук физик һәм психологик яктан нык булырга тиеш. “Ворлдскиллс” ярышларында катнашып, андагы шартлар күпчелек чынбарлыктагыга тәңгәл килә, биремнәрне бик яхшыга башкарып чыгарга тырышам. Мин бу һөнәргә бар гомеремне багышларга әзер”.  

фото: архив/Аванград
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев