Һөнәргә мәхәббәт – буыннан-буынга
ТРның атказанган урманчылык белгече Ирфан Халитов безнең белән район урманчылыгы буенча делегация вәкиле булып баруы турындагы кичерешләрен уртаклашты.
(Тәтеш, 23 июль, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова). “Быел безгә ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, исламны кабул итүнең 1000 еллыгы мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһанша, баянчылар һәм аккордеончылар халыкара бәйгесе лауреаты Айдар Вәлиев белән Алмаз Әхмәтҗанов, Ульян өлкәсе мөфтие урынбасары Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов килде”, – ди Ирфан Измайлович. Очрашуны Тәтеш урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин, Тәтеш урман хуҗалыгы директоры Рәис Халитов оештырган, районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов һәм Ирфан Халитов ярдәм күрсәткән.
Урманчылык – зур һәм авыр хезмәт, урман үсентеләрен саклау һәм арттыру урманчыларның төп бурычы булып тора. Һәм алар аны уңышлы башкарып чыга. “Үз эшләрен намуслы һәм һөнәри осталыкта башкарган кешеләр белән без горурланабыз, һәм ул аларның тормыш рәвешенә әйләнә”, – дип уртаклашты урман тармагы ветераны. Мисалга, ирле-хатынлы Барановлар Кариле урманчылыгында гомер буе хезмәт куйган һәм алар үзләрен кордонда җирләргә васыять иткән, бу шулай эшләнгән дә. Чарада катнашучылар әлеге кешеләрне җылы сүзләр белән искә алган, ике каберлек бер чардуган белән әйләндереп алынган һәм истәлек посадкасы утыртылган. Шундый посадкалар урман белгече Низаметдин Гәрәев истәлегенә дачалар тирәсендә, имәнлектә, Идел буеның урман тармагында хезмәт куйган Александр Мурзовка да бар. Пищемардагы кордонда Николай Романов яшәгән, ул 10 мең гектарга якын урманның 60-70 процентына хезмәт күрсәткән, 40 ел намуслы эшләгән. Аларның торагы яныннан олы юл узган, киң күңелле хуҗаларда кешеләр күп булган, һәм кунаклар өчен һәрвакытта мичтә хуш исле щи әзер булып торган. Николай Григорьевич турындагы хатирәләрне искә төшереп, шулай ук аның исемендәге яфраклы посадка шаулап утыра. Тархан урманчылыгында Дмитрий Дацковны җылы сүз белән искә алалар, аның кордоны инде юк, шулай да истәлек посадкасы сәламли, юл аркылы – Россиянең урман департаментының 200 еллыгына утыртылган посадка.
Беренче май пристаненә төшкән чагында 2001 елда утыртылган урман участогы бар, Ирфан Халитов төрле токымдагы агачларның чиратлашып үсүен аның үзенчәлеге, дип билгеләп үтә.
Долгая Поляна кунакларда аерым соклану уяткан, Ильяс хәзрәт Молоствовларның гаилә шәҗәрәсе, аларның төрек тамырлары белән кызыксынган, нарат аллеяләре барысын да гаҗәпкә калдырган. Урманчы Ильяс Абдуллин истәлегенә каен-имән посадкасына барырга насыйп булмаса да, шулай да Ирфан Измайлович аны да үзенең әңгәмәсендә искә төшерде. Ул шулай ук Кариле урманчылыганнан ирле-хатынлы Тимониннар турындагы кызыклы тарихны сөйләде. “Анна Ефимовна сугыш елларында госпитальдә эшләгән, карап торышка нык, көчле, тәннәре бөтенләй пешкән ир-егетне шунда китерәләр, – дип сөйли Ирфан Измайлович. – Табиб аның аягын кисәргә туры киләчәк дигән. Кыз яшь егетне кызганган, ә ул моны сизгән, аңа, бу хәлне эшләмәсеннәр дигән үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Сугыш тәмамланганнан соң аны Александр эзләп тапкан, алар өйләнешкәннәр, ире урманчы булып эшләде, ә бакыйлыкка күчкәч, аны хатыны алыштырды”.
Сәфәр Бидәңге сулыгы янында тәмамланган, анда барысы да тәмле ухадан авыз иткән, татарча һәм русча җырлар яңгыраган, хуш исле үләннәрдән ясалган чәй эчкәндә дусларча әңгәмә корганнар.
“Урманга ихластан хезмәт куючы кешеләр әле исән булганда, алар хакында сөйләргә, бу дөньядан китүчеләрне искә алырга кирәк. Һөнәргә мәхәббәт – буыннан-буынга күчә баруы, традицияләрнең яшәве, районыбыздагы урман тармагы җитәкчелегенең алар никадәрле мөһим булуын аңлавы сөендерә”, – диде әңгәмәбез ахырында Ирфан Халитов.
фото: из личного архива Ирфана Халитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев