"Нур" агрофирмасы елның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы дип танылды
Чара кысаларында "Елның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы" исеменә конкурс йомгаклары буенча бүләкләү булды.
(Тәтеш, 14 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Кичә "Нур" авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында орлыкчылык буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чара кысаларында "Елның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы" исеменә конкурс йомгаклары буенча бүләкләү булды. Тәтеш районының "Нур" агрофирмасы - җитәкчесе Радик Нургалиев - конкурсның җиңүчесе дип танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев