Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Нурфия Нәфигина: “Һәр нәрсә кызыксындыра”

Район “Тәтеш таңнары” (“Авангард”) газетасын 2023 елның беренче ярты еллыгына яздыру башланды.

(Тәтеш, 17 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).

Нурфия Нәфигина, Зур Әтрәч авылы:
–     “Тәтеш таң­на­ры” газетасы миңа балачактан ук таныш. Аны өебездә­ге һәр­кем яратып укый иде. Хәзер ин­де үзем, мәктәп мө­дире буларак, андагы һәр язманы җентекләп карап барам. Район тормышы, мәгариф, мәдәният өлкәсе, уку­чыларның уңыш­­лары, ­игълан­нар бе­лән кызыксынып торам. Яңа уку елы башлану уңаеннан язылган хәбәрләрне укыгач, минем дә үземнең күңел кичерешләрем белән уртаклашасым килде. Яңа уку елын зур шатлык белән каршы алдык. Республика программасы ярдәмендә белем учреждениебезнең түбәсе төзекләндерелә. Моның өчен республика, район, җирле үзидарә җитәкчелегенә рәхмәт. Җирлектәге “Нур” агрофирмасы генераль директоры Радик Галимҗан улы Нургалиев һәрвакыттагыча игелекле гамәлләре белән сөендереп тора. Ул мәктәпнең эчке өлешен ремонтлауга матди ярдәм күрсәтте, аңа хөрмәтебез чиксез. Һәрбер яктан булышырга әзер торган киң күңелле кешеләрнең булуы, аларның аңлавы һәм ярдәм кулы сузуы хезмәтебездә зур этәргеч булып тора. Ә инде яраткан газетабызның һәрчак чыгып торуын теләп калабыз.   

фотоны Нурфия Нәфигина тәкъдит итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев