Очрашулар мөһим
Тәтештәге “Башаккай” балалар бакчасында туган тел бәйрәме оештырылды.
(Тәтеш, 2 март, “Тәтеш таңнары”, Сания Сәмигуллина). Бәйрәмне тәрбияче Алсинә Җәгъфәрова һәм татар милли киемнәре кигән нәниләр ачып җибәрде. Чара сабыйларның рус, татар телләрендәге шигырьләре, күмәк җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Балалар тәрбиячеләр белән бергә “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте.
Районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова сабыйларга әхлак-әдәп тәрбиясе, башлангыч белем биргәннәре өчен балалар бакчасы коллективына җылы эчтәлектәге сүзләрен җиткерде.
“Рима Гомәр кызына балаларны бүләкләр белән сөендергәне өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә сезнең белән очрашуларны көтеп калабыз. Бу безнең өчен бик мөһим”, – диде балалар бакчасы мөдире Ольга Похлебкина.
Сания Сәмигуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев