Ольга Ляпченкова:  Миндә әле көч-куәт барлыгын тоям
Җәмгыять

Ольга Ляпченкова: Миндә әле көч-куәт барлыгын тоям

25 март – Россиянең мәдәният хезмәткәрләре көне.

(Тәтеш, 24 март, “Тәтеш таңнары”). Әгәр пенсиягә чыкканнан соң сездә тормышыгызны ничек итеп шатлык һәм яшәү мәгънәсе белән тулыландыру турындагы сорау барлыкка килсә, бу очракта җавапны сезгә тәтешле Ольга Ляпченкова әйтә ала. Теләсә нинди яшьтә тә  тормышыңны төптән үзгәртергә һәм хәтта бик яхшы эш тә табарга мөмкин булуын ул белә. 

Шәһәрле эшләгән оешмалар берничә: урман хуҗалыгы, салым инспекциясе, мәдәният бүлеге, үзәкләштерелгән бухгалтерия – икътисадчы һөнәре һәркайда кирәкле. Нәтиҗә буларак – тәҗрибәсе зур, зирәклеге бар, дуслары һәм танышлары күп. Пенсиягә чыгуы кирәксез булуга әйләнмәгән.   

– Миндә әле көч-куәт барлыгын тоям. Тәтеш ягы тарихы музее җитәкчесе Наталья Геннадьевнага мөрәҗәгать иттем. Бер еллап эшләрмен дә китәрмен дип уйлаган идем, әмма алай булып чыкмады, – ди Ольга Леонидовна шаяртулы итеп. – Мин 2016 елның 11 гыйнварыннан музей хезмәткәре булып эшлим.  

– Кайчандыр аңа музей – ул тыныч, тын урын кебек тоелган, ләкин музейга контракт идарәчесе вазифасына эшкә килгәч, биредә тормышның гөрләп, кайнап һәм шаулап торуын бик тиз аңлады. Сметалар, документлар, бухгалтерия һәм исәпкә алу эшендә – катлаулы, математика сәләте һәм акыл белән эшли белүне таләп итә торган эшчәнлектә  безнең Ольга Леонидовна – судагы балык кебек, саннар һәм исәп-хисаплар аңа җиңел бирелә,  – дип тасвирлый Наталья Понедельникова хезмәттәшен. – Тәтеш мәктәпләрендәге укучыларның кайсы гына музейда тәмле пирог пе­шерергә өйрәтүче киң күңелле Лукерья апаларын белми икән. Ольга Леонидовна балалар бәйрәмнәрендә теләсә нинди рольне – Убырлы карчык яки Игелекле Фея булсынмы, барысын да оста итеп  уйный. Бөтен эштә ул – әйдәп баручы, аның активлыгына көнләшерлек, аның зи­һене һәр нәрсәне бик тиз отып ала, көч-кодрәте – ташып тора.    

– Мин көннең бер миз­гелдәй үтеп киткән башка эш урынын белмим дә. Монда һәр секунд иҗат белән тулыланган. Боларның барысы да җитәкчебез яр­дәмендә шулай, без аңа сокланабыз. Ул шулхәтле белемле, заман белән бергә атлаучы, алдан белеп торучан, үзенчәлекле кеше, – дип уртаклаша Ольга Леонидовна. – Безнең төбәкнең  тарихи мирасын саклау һәм киң таныту эшендә минем дә өлешем керүе белән бәхетлемен.


Нет комментариев