Өлкән кешеләрнең сәламәтлеген ничек сакларга
Татарстанда “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проекты берничә елдан бирле гамәлгә ашырыла, аның кысаларында гериатрия кабинетлары булдырылды.
(Тәтеш, 9 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Тәтеш үзәк район хастаханәсендә узган елның августыннан алып гериатрия кабинеты эшли, анда олы яшьтә булу белән бәйле төрле чирләре булган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр кабул ителә, – дип хәбәр итә район хастаханәсенең табиб-гериатры Фирдүс Сәлахов. – Гериатр – ул да шундый ук табиб-терапевт инде, ләкин ул яшь барган саен кеше организмындагы үзгәрешләр барлыкка килү өлкәсендә тагын да киңрәк белемгә ия.
Белгеч әйтүенчә, агымдагы елның гыйнварыннан алып октябрьгә кадәр Тәтеш районының 400дән күбрәк өлкән гражданына тикшерү үткәрелгән.
– Шунысы сөендерә, тикшерелгәннәрнең 80 проценты үз-үзен тәэмин итә һәм актив тормыш алып бара ала. Дөрес туклану, хезмәт һәм ялны тәртипкә салу, уртача физик хезмәт, чыныгу, шәхси гигиена – сәламәт яшәү рәвешенең нигезе, – ди Фирдүс Рифкать улы. – Ризык төрле һәм тәмле булырга тиеш, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр белән туклану файдалы. Артык тоз һәм шикәрдән сакланырга кирәк. хезмәт һәм ялны тиешенчә итеп алып бару, тыныч йоклау – сәламәт яшәү рәвешенең кирәкле билгеләре. Көн дә иртәнге күнегүләр ясау – бер көнгә җитәрлек физик халәткә һичшиксез мөһим, ә шәхси гигиена – күп төрле йогышлы чирләргә бик яхшы профилактика. Яман гадәтләрне бетерергә кирәк. Һәр кешегә дә сәламәт буласы килү теләге хас. Сәламәтлекнең шартлы күләменең 50 проценты кешенең үзеннән тора. Бу хакта истән чыгармаска кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев