Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Шәмәктә хәйрия концерты булды

Аны якташыбыз, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Николай Сорокин оештырды.

(Тәтеш, 24 октябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Савелькина фотосы). Олы Шәмәк мәдәният йортындагы концертка җирлектә яшәүчеләр һәм авыл кунаклары, хәйрия эшенә үзләреннән өлеш кертергә теләүчеләр җыелды. Республикабызның Лаеш районыннан килгән халык ансамбле тамашачыларны матур музыкаль номерлары белән хозурландырды. “Җыелган барлык акча Олы Шәмәктәге православие гыйбадәтханәсен яңартып төзекләндерүгә юлланачак. Николай Михайлович үзе хәйрия концерты оештырудан тыш әле, чиркәүне төзекләндерүгә ярдәм итүдә шәхси акчасыннан да өлеш кертте”, – дип хәбәр итә Елена Савелькина.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев