Олы Тарханда ифтар мәҗлесләре үтә
Ифтар табыныннан бер генә уразалы кеше авыз итсә дә, гамәл дәфтәреңә тагын бер көнлек ураза савабы языла.
(Тәтеш, 2 май, “Тәтеш таңнары”).
Тулырак: http://tetyushy.ru/news/mgyyat/agrariylar-igtibarynasyerlarga-professional-pedikyur-kirk
Ифтар табыныннан бер генә уразалы кеше авыз итсә дә, гамәл дәфтәреңә тагын бер көнлек ураза
савабы языла.
– Олы Тархан авылы мәчетендә Ураза ае башланганнан алып көн саен ифтар ашлары үткәрелә, – дип уртаклашты авылның “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Гөлсем Фәткуллина. – Ифтарга олылар да, ураза тотучы балалар да, бабайлар да йөриләр. Авылыбызның мөслимәләр берлеге рәисе Назирә ханым Койрыкова белән мөгәллимә Рузинә Солтанова авыз ачар алдыннан үтемле вәгазьләр сөйлиләр. Аннары җәмәгать намазы укыла. Шунысы сөенечле, өлкән яшьтәгеләр арасында иман юлына баскан яшьләр дә, балалар да бар.
Гөлсем Назыйм кызы әйтүенчә, ифтарда шулай ук авыл имамы Мәннур хәзрәт гыйбрәтле вәгазьләр сөйли, Коръән укый.
– Олы Тархан мәчетендә ифтарга кунаклар чакыру матур гадәткә әйләнде. Мондый күркәм гамәлләрдә укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, китапханәчеләр, медицина хезмәткәрләре, “Ак калфак” вәкилләре дә катнашалар. Мисалга, Иркинә Хәмидуллина, Зөһрә Камбеева, Дания Җәләлова ифтар ашларын әзерлиләр. Ифтарда катнашучылар арасында ураза тотучылар, намазга басучылар да, мохтаҗлар да бар. Димәк, йөрәкләргә үтеп керерлек вәгазьләрнең файдасы зур. Ифтар авыз ачу гына да түгел, ул – аралашу, бер-береңнең хәлен белү, вәгазьләнү дә. Өстәлләр пешергән ризыктан, алып килгән күчтәнәчләрдән сыгылып тора, – диләр ифтарга йөрүчеләр.
Олытарханлылар уртаклашканча, мәчет каршындагы курсларда белем алучылар йөгерә-йөгерә табын хәзерлиләр, ахырдан барысын да җыеп-юып калдыралар. Көне буе ризыксыз-сусыз торган булсалар да, берсе дә зарланмый. Киресенчә, ярдәм итә алуларына ихластан шатланалар.
– Үткәрелә торган һәр ифтар көне турында аерым сөйләргә була, чөнки алар бер-берсенә охшаш түгел. Хәер, уртаклык та бар: ул да булса, ифтарга килүчеләрнең дә, аны уздыручыларның да күплеге, – диде сөенүен белдереп Гөлсем Назыйм кызы. – Олы Тархан мәчетендә көн саен күп кешегә табын корыла. Шунысын да әйтеп үтәсем килә: ифтар ризыгы, өйдә пешергәнгә караганда, тәмлерәк була. Кызлар ашларны көн саен төрләндерәләр.Бер көнне токмач ашы булса, икенче көнне итле бәрәңге, ә менә өченче көнне пылау...
Шушы изге айда бер-беребезгә карата ихтирамлы булыйк. Рамазан ае мөбәрәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев