Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Тормы башлангыч мәктәбенең беренче сыйныф укучылары Әлифба бәйрәме уздырганнар

Бәйрәмдә укучылыр җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле биремнәр үтәделәр.

(Тәтеш, 7 февраль, “Тәтеш таңнары” ). Олы Тормы башлангыч мәктәбенең беренче сыйныф укучылары Әлифба бәйрәме уздырганнар.

- Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - "Әлифба бәйрәме". Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең нәни кулларына зур дулкынлану белән тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы әлифбадан башлана бит. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә, бала туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый.

Бәйрәмдә укучылыр җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле биремнәр үтәделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Һәрберегезгә уңышлар телим, укучылар! Киләчәктә дә шулай тапкыр, зирәк, намуслы, сау – сәламәт булып үсегез. Киләчәгегез якты, барыр юлыгыз нык булсын кадерле балалар! - дип яза авыл китапханәсенең социаль челтәрдәге төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев