Олы Тормы яңалыклар
Олы Тормы авылы китапханәчесе Лилия Гафиятуллина күчмә китапханә белән Чолы авылына барган.
Олы Тормы авылы китапханәчесе Лилия Гафиятуллина күчмә китапханә белән Чолы авылына барган.
Авыл кешеләре әйтүенчә, китапханәченең килүен өлкән яшьтәге кешеләр шатланып көтеп алалар. Алар матур әдәбият китапларын, төрле журналларны яратып укыйлар. Буш вакытларда гыйбрәтле язмышлар хакындагы хикәяләрне, әсәрләрне укырга яратабыз, диләр алар.
– Олы Тормы авылы зиратына Норлат районы Урта Камышлы авылыннан бабалары Герасимов Иван Никифоровичның каберен төзекләндерергә, аны искә алырга туганнары килделәр. Безнең җирлектәге зиратта җирләнгән сугышчы Бөек Ватан сугышы вакытында окоплар казырга җибәрелгән булган һәм авырып якты дөньядан киткән. Аны биредә җирләгәннәр. 1958 елда аның улы Кирилл килеп әтисенең каберенә тимер рәшәткәләр куеп киткән булган. Ул балаларына бабаларының каберен онытмаска васыять итеп калдырган. Иван Никифоровичның оныклары Татьяна, Светлана, хатыны белән балалары әтиләренең амәнәтен үтәп, быел җәй көне әлеге каберлектә булдылар, – дип хәбәр итте Олы Тормыдан Миләүшә Салихова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев