Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Тормыда патриотик чара узды

15 февраль көнне Олы Тормы авылы мәдәният йорты территориясендәге обелиск янында Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган патриотик чара үткәрелгән.

15 февраль көнне Олы Тормы авылы мәдәният йорты территориясендәге обелиск янында Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган патриотик чара үткәрелгән.

Әфганстанда һәлак булган сугышчы - интернационалистлар Мусин Хәмитне һәм Әхмәтҗанов Шамилне бер минутлык тынлык белән искә алганнар, һәйкәлгә гирлянда куйганнар.

- Чарага һәлак булган сугышчы-интернационалистларның туганнары һәм Әфган сугышы ветераннары чакырылды, аларның сөйләгәннәрен тетрәнеп тыңладык. Шулай ук Олы Тормы авыл җирлеге башлыгы Салихов Нияз һәм "Новая Заря" авыл хуҗалыгы җитәкчесе Хисамов Илһам чыгыш ясады, алар һәлак булган сугышчы - интернационалистларның туганнарына һәм Әфган сугышы ветераннарына бүләкләр әзерләгән иле, - диләр тормылылар.

фотоны Олы Тормы авылы мәдәният йорты тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев