Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Орлыкларны чәчү өчен тубал кулланганнар

Кешеләр йолаларны үтәү яхшы һава торышына, мул уңышка, кешеләрнең иминлегенә йогынты ясый дип ышанганнар.

(Тәтеш, 1 октябрь, “Тәтеш таңнары”).Игенчелек белән бәйле йолалар шактый. Бигрәк тә язгы кыр эшләренә кадәр булган көннәр йолаларга бай. Кешеләр йолаларны үтәү яхшы һава торышына, мул уңышка, кешеләрнең иминлегенә йогынты ясый дип ышанганнар.

“Икмәк булса, җыр да булачак!”, – дигән әйтем бар. Ипи, безнең өстәлгә килеп җиткәнче, бик зур юл уза. Хәзерге вакытта игенченең бөтен эше механикалаштырылган, әмма борынгы заманда башкача булган, – дип сөйли Келәш авылы китапханәсе китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова. – Бөтен эш кулдан башкарылган, иң яхшы очракта – атлар ярдәмендә. Орлыкларны тубал белән чәчкәннәр. Орлык туфракка ятсын өчен, үзенә бер төрле тәҗрибә һәм осталык кирәк булган. Чәчү алдыннан, сары төскә буялган тавык йомыркаларын, яңа уңыш орлыгы шундый ук зурлыкта һәм төстә булсын өчен, җирдә тәгәрәтү йоласы башкарылган. Йомырка – ул яңа тормыш барлыкка килү символы, һәм ул үсемлек көчләренең артуын булдырырга тиеш. Моның белән беррәттән: “Орлыклар шушы йомыркалар кебек эре булсыннар, ел уңышлы килсен, җирдә тынычлык булсын!” дип теләгәннәр. Аннан чәчүгә керешкәннәр. Бу йола безгә борынгы заманнардан бирле килгән. 

Каенатам Равил бабай Галимовка 92 яшь. Ул болай дип искә ала: “Безнең урамда Гаязетдин абый яшәде. Ул тәҗрибәле чәчүче иде. Мин малай чактан ук, аның ярдәмчесе булып эшләдем. Аңа кая чәчелгән, ә кайда юк икәнлеген күрсәттем. Әле аннары соң гына тракторларда чәчә башладылар”.

Келәш авылы мәдәният хезмәткәрләре барлык йолаларны үтәп, үзләрен арыш чәчүчеләр буларак сынап карадылар. Без яңгырлар мул явуын, еллар имин килүен, игеннәрнең йомырка кебек эре, урып-җыю көннәрендә яхшы һава торышы булуын теләдек. Орлыкларны кечерәк җир кишәрлегенә чәчкәч, җиргә эскәтер җәйдек һәм өйдән алып килгән тәм-томнар, йомырка, кызарып пешкән юка белән бик тә тәмле итеп сыйландык.

Кул белән чәчү безнең өчен мавыктыргыч һәм истә калырлык шөгыль булды, әмма бу кешеләр хәтерендә генә калсын иде. Авыл хуҗалыгы хәзерге вакытта заманча технология ярдәмендә киң адымнар белән алга бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев