Реклама
Җәмгыять
Паркта видеокамералар эшли
Тәтеш РЭУЧ белгечләре мәгълүматлары буенча, шәһәрнең үзәк паркында бүгенгесе көндә 16 видеокамера тәртипне күзәтә.
(Тәтеш, 19 август, “Тәтеш таңнары”).Районыбызда яшәүчеләр шәһәрнең үзәк паркында урнаштырылган видеокамералар эшлиме икәнлеге белән социаль челтәрләрдә берничә тапкыр кызыксыну белдергән иде.
Без моңа аңлатмалар алу ниятеннән Тәтеш районы эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иттек.
“Видеокүзәтү җайланмалары эшли, алар ярдәмендә урлашуны, агымдагы елда – дүрт вак угрылыкны, үзизоляцияләү тәртибен бозуның 8 очрагын ачыкларга насыйп булды”, – дип җавап бирделәр безгә ведомство вәкилләре.
Шулай ук алар хәбәр иткәнчә, 2021 елда һәм киләсе елларда Тәтештә “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексы: кешеләрне һәм транспортның дәүләт теркәве номерларын танып-белү мөмкинлеге белән шәһәр урамнарына һәм җәмәгать урыннарына 22 видеокамера урнаштырылачак.
Тәтеш РЭУЧ белгечләре мәгълүматлары буенча, шәһәрнең үзәк паркында бүгенгесе көндә 16 видеокамера тәртипне күзәтә.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев