Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Павел Дукович “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде

Павел Анатольевич 1996 елның 5 июлендә Тәтештә туа.

(Тәтеш, 20 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтешнең кадет мәктәп-ин­тернаты чыгарылышы Павел Дукович “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.

Павел Анатольевич 1996 елның 5 июлендә Тәтештә туа, 2019 елда Михайловски хәрби артиллерия академиясен тәмамлый. Ул Россиянең артиллерия һәм ракета гас­кәрләре өчен кадрлар әзер­ли торган бердәнбер югары белем бирү учреждениесе ­булып тора.

Гаубица үзйөрешле-ар­тиллерия батареясы командиры вазифасында Украинадагы махсус операциядә катнашкан. Марш ясаганда яраланган, аның барышында дошманның диверсион-разведка төркемнәре табылган. Беренче һөҗүмне югалтуларсыз кире кага алганнар. Икенче атыш вакытында Павел Анатольевич яраланган. Шул ук вакытта аның подразделениесендә башка яраланучылар һәм югалтулар булмаган.

Яшәү өчен куркынычлылык белән бәйле махсус операцияне башкарганда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ­Россия Федерациясенең дәүләт бүләге – “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Якташыбыз госпитальдә дәваланганнан соң, хәзер­ге вакытта тернәкләндерү шифаханәсендә сәламәт­леген ныгыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев