Пенсия тупланмалары турында
Пенсия тупланмаларын түләү хокукын билгеләү тәртибе үзгәрде.

– Агымдагы елның июленнән пенсия тупланмалары, тупланма пенсия күләме тулаем Россия Федерациясе буенча пенсионерның яшәү минимумы күләменә тигез яисә 10 проценттан кимрәк булса, бер тапкыр түләнәчәк. 2024 елда яшәү минимумы 13 290 сум тәшкил итә.
Тупланма пенсия күләме пенсионерның яшәү минимумы күләменең 10 проценттан артыгын тәшкил итүчеләргә пенсия тупланмалары айлык түләү рәвешендә түләнәчәк, – ди РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова. – Тупланган пенсияне айлык түләү рәвешендә аны пенсия тупланмаларын һәм ана капиталы акчасын дәүләт финанславы программасы кысаларында ирекле взнослар хисабына формалаштырган гражданнар алырга мөмкин. Бу очракта пенсия гариза бирүче билгеләгән вакытта түләнәчәк, ләкин 10 елдан да ким түгел. Пенсия тупланмалары суммасы айлар исәбенә бүленә һәм ай саен түләнә.
Билгеләп үтәргә кирәк, тупланма пенсия 1953 – 1966 елларда туган ир-атларга һәм 1957 – 1966 елларда туган хатын-кызларга (алар өчен иминият взносларын 2002 – 2004 елларда эш бирүче күчергән), шулай ук 1967 елда һәм аннан соң туган эшләүче гражданнарга формалаштырылган. Алар өчен иминият взносларын 2002 елдан алып 2014 елга кадәр эш бирүче күчергән. 2014 елдан иминият взнослары тулысынча иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә, булган тупланмаларны элеккечә инвестицияләү өчен файдаланып була ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев