Реклама
Җәмгыять
Пенсиягә индексация автомат рәвештә билгеләнә
РПФның Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте начальнигы Ирина Большакова җавап бирә.
(Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
– Мин – эшләүче пенсионер, ләкин тиздән эштән китәргә телим. Аннары мин индексацияләнгән пенсияне ала аламмы? Аның күләме никадәрле булачак һәм пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкме? – дигән сорауны бирә шәһәрле Рушания.
РПФның Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте начальнигы Ирина Большакова җавап бирә:
– Эшләүче пенсионерлар хәзерге вакытта пенсияләрен үткәрелә торган исәп-хисапларсыз алалар. Законның бу нормасы иминият пенсияләрен алучыларга гына кагыла һәм дәүләтнең пенсия тәэминаты буенча пенсия алучыларга, шул исәптән социаль пенсияләргә кагылмый.
Пенсионерның пенсиясе арткан күләм белән исәпләнеп шәхси счетына (ИЛС) теркәлә, әмма түләү индексация суммасын исәпкә алмыйча гамәлгә ашырыла. Эшләүче пенсионерлар үзләренең пенсия күләмен эшкә урнашкан вакыттан үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып, РПФ сайтындагы Шәхси кабинетында күрә ала. Эшләүче пенсионерлар өчен анда ике пенсия күләме күрсәтелгән: индексацияләрне исәпкә алмыйча факттагы түләүләр һәм хезмәт эшчәнлеге туктатылганнан соң индексацияне исәпкә алып ясалган түләүләр.
Аерым игътибарны шуңа юнәлтәм, эшләүче пенсионерга пенсия эштән киткән айдан соң бер ай үткәч, барлык индексацияләрне исәпкә алып хисаплана, тик индексацияләнгән күләмдәге һәм өстәмә түләү белән пенсия өч айдан соң киләчәк.
Искә төшерәм, пенсия фондында гариза рәсмиләштерергә кирәкми, чөнки эш бирүчеләр 15нче числога кадәр һәр айда безгә исәп-хисапны җибәрәләр, һәм хезмәт эшчәнлеген башкару факты автомат рәвештә билгеләнә.
Пенсия фонды иминиятчедән мәгълүматларны алган көннән алып бер ай дәвамында аларны эшкәрткәч һәм исәп-хисап ясагач, киләсе ай өчен карар кабул итеп, индексацияне исәпләү белән пенсия суммасын түләү турында бер айдан соң тиешле карарны кабул итә.
Аңлаешлы булсын өчен мисал китерәбез. Әгәр пенсионер эшеннән 2022 елның августында китә икән, сентябрьдә РПФга эш бирүчедән август өчен мәгълүматлар белән исәп-хисап күчә, анда әле гражданин эшләүче булып хисаплана. Октябрьдә РПФга сентябрь өчен исәп-хисап күчә, андагы исемлектә инде кеше эшләүче булып тормый. Ноябрьдә пенсияне индексация исәбе белән түләү турында карар чыгарыла. Декабрьдә пенсионер пенсиясен тулысынча күләмдә, шулай ук сентябрь, октябрь һәм ноябрь өчен элеккеге һәм яңа пенсия күләме арасындагы аерманы өстәмә түләү белән алачак.
Әгәр пенсионер берникадәр вакыт узгач кабат эшкә урнашкан очракта да, аның иминият пенсиясе күләме инде кимемәячәк.
Эшләүче пенсионерларның пенсияләренә ел саен 1 августта исәп-хисап ясау гамәлгә ашырыла. 2021 елда эшләгән пенсионерлар арттырылган күләмдәге иминият пенсияләрен еллык исәп-хисап ясау нәтиҗәсендә ала башлаячаклар. Пенсия артымы автомат рәвештә ясала, шуңа күрә пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев