Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Пенсияләр артты

Социаль фонд 1 ­августтан 2022 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гаризасыз яңадан исәп-хисап ясау уздырды.

(Тәтеш, 5 август, «Тәтеш таңнары»). Түләүләргә төзәтмәләр кертү картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагыла, алар өчен эш бирүчеләр узган елны иминият кертемнәре түләгән. Түләүләр шулай ук туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга арттырыла. Бу вафат булган кешенең хисабына түләү билгеләгәндә исәпкә алынмаган акчалар кергән очракта булачак.

– Тәтеш районында 1157 пенсионерга пенсия индексацияләнде, – дип хәбәр итте РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова. – Августтагы яңадан исәпләүләр пенсионерның хезмәт хакы күләменнән тора, моның белән беррәттән эшләүче пенсионерларның һәркайсының да хезмәт хакы да, иминият взнослары да төрлечә булуын исәпкә алырга кирәк, шуңа күрә бу өстәмә аерым бер үзенчәлекне йөртә һәм 3 пенсия коэффициенты белән чикләнә. Артуның уртача күләме 233 сум 85 тиен тәшкил итә.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев