Пенсияне алдан ук кайгыртырга кирәк
Татарстанда укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль белемен арттыру буенча мәгълүмати кампания башланды.

– Клиентлар хезмәте тарафыннан районның барлык уку йортларындагы өлкән сыйныф укучыларына һәм студентларына, аларның туганнан алып пенсия яшенә кадәрге булачак пенсия хокукларын булдыру мәсьәләләре буенча укучы яшьләрне иң күп дәрәҗәдә җәлеп итү максатыннан, дәресләр үткәрү өчен видеоматериал тәкъдим ителгән. Һәркемгә булачак пенсиясен алдан ук кайгыртырга, үзенә пенсия коэффициентлары тупларга, “ак хезмәт хакы” алырга кирәк, – дип хәбәр итә РСФның Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.
Исегезгә төшерик, Россия Социаль фондының рәсми сайтында укучы яшьләр өчен белем алу интернет-ресурсы эшли, анда Россия пенсия системасының ничек төзелүе һәм булачак пенсияне ничек дөрес итеп булдыра башлау турында аңлатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев