Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсионер алдакчыларга ике миллионнан күбрәк акчасын биргән

СССРда туганнарның Илья Ильф һәм Евгений Петровның “Двенадцать стульев” һәм “Золотой теленок” романнарындагы Остап Бендер персонажы белән бик азлары гына таныш түгелдер.

(Тәтеш, 10 июнь, “Тәтеш таңнары”). Әсәрләрне игътибар белән укыганда, һәркем мондый нәтиҗә ясый: кызыктыручан тәкъдимнәр белән акча эшләргә тырышу, акчаны бары тик югалтуга гына китерә.  

Хәзерге Остап Бендерларның кулланылышында яңа техноло­гияләр. Алдакчылар аеруча да мәкерлегә һәм хәйләкәргә әй­ләнделәр. Әгәр Остап ышанучан гражданнардан акчаны ничек итеп тартып алуның дүрт йөз ысулын беләм дип дәлилләгән булса, хәзер инде XXI гасыр кыры­к­алдарларының кулланылышында алар шактый күбрәк.  

Россия Эчке эшләр минис­тр­лыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары белән танышканда мондый нәтиҗәгә киләсең: ә бит алдакчылык гамәлләреннән зыян күргән тәтешлеләр үзләрен алдатырга бөтенләй дә каршы ­булмаганнар.

Полициягә гариза белән пенсионер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән һәм 15 майда аның кесә телефонына билгесез номердан шалтыратуларын хәбәр иткән. Ир-ат үзен Павел, Россиядә танылган уңышлы компаниянең инвестиция мәсьәләләре буенча хезмәткәре дип таныштырган. Фонд биржасында акча эшләргә тәкъдим иткән. Тәтешле әйтүенчә, бераз уйланып торгач, ул ризалашкан. Ир-ат аралашыр өчен читтән торып кушымта (приложение) урнаштырган. Аннары хатын-кыз белән компания хезмәткәре буларак Екатерина Решетникова элемтәгә кергән һәм инде “Матвей Летов” белән тоташтырган, “аерым белгеч”, күрәсең. Анысы үзен Таллинда булуын һәм аның фонд биржасы буенча вазифасын Мәскәүдә Олег башкара дип хәбәр иткән. Шуннан соң “Олег” элемтәгә чыккан һәм акча табыш китерәчәк ниндидер кушымтаны читтән торып урнаштырган.  Әле тагын алга таба эшләр өчен бер банкның картасы кирәк булган, аның филиалы Казанда урнашкан. Тәтешле башкалага барып, карта рәсмиләштергән. Шуннан соң аны “Дмитрий Олегович” белән тоташтырганнар, ул акчаны кайда һәм ничек салу, табыш алу һәм бу акчаны үз счетына күчерү турында аңлаткан. 

15нән 19 майга кадәр хатын-кыз белән Ватсап һәм Скайп аркылы элемтәгә кергәннәр, шулай ук шалтыратканнар. Һәм 19 майда тәтешле яңа картага 21 600 сум күчергән, аннары шуңардан  “Дмитрий Олегович”ның телефон номеры буенча җибәргән, ул кушымтада акчаның ничек эшләвен күрсәткән һәм бонуслар исәп­ләнүен дәлилләгән. Пенсионер хатын-кыз икенче көнне “ин­вестициягә” тагын 50 мең салган. Нәтиҗәдә, күчерелгән акчаның гомуми суммасы 2 миллион 425 мең сумны тәшкил иткән. Әлеге акча күчерелгәннән соң  “Дмитрий Олегович” инвестицияләр уңышлы үтте, һәм акчаларны кушымтадан үз счетына күчерергә мөмкин дип хәбәр иткән. “Оператор миңа шалтыратты, акчаны миңа күчердем дип әйтте, ләкин картада алар юк булып чыкты”, – дип сөйләгән полициядә хатын-кыз. Үзенең халәтен болай дип аңлаткан: “Вәгъдә ителгән инвестицияләрдән ниндидер бер хис-тойгыларда идем”.

16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенники