Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Платформа автомат рәвештә видеоны татар теленә тәрҗемә итәргә тиеш

Инициатива авторы - Лилия Косолапова. Автор фикеренчә, балаларның туган телдә булмаган бик күп видеолар каравы татар телен белмәүгә китерә.

Россиянең иҗтимагый инициативалары сайтында видеоплатформаларда балалар өчен контентны автомат рәвештә татар теленә тәрҗемә итү турындагы инициатива чыккан.

Инициатива авторы - Лилия Косолапова. Автор фикеренчә, балаларның туган телдә булмаган бик күп видеолар каравы татар телен белмәүгә китерә. Шуңа балада рус теле беренче тел буларак формалаша.

Автор хәзерге вакытта бу проблеманы хәл итү өчен платформаларда барлык мөмкинлекләр булуын ассызыклый. Автор тәкъдиме буенча, әгәр кулланучы Татарстан Республикасыннан икән һәм ул балалар контенты белән кызыксына икән, платформа автомат рәвештә видеоны татар теленә тәрҗемә итәргә тиеш. Бу очракта балар татар телендәге контентны күп ишетә һәм үзара да татарча аралаша башлый.

Автор фикеренчә, бу эшне җайга салу өчен карар чыгарырга кирәк. Инициативаның тулы тексты белән танышу өчен сылтама.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/balalar-ocen-videolarny-avtomat-ravesta-tatarcaga-tarema-itune-buldyruny-soraucylar-bar-5880670

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев