Полиция Кыш бабае Тәтеш районы балаларына шатлык бүләк итә
Полиция хезмәткәрләре тәртип саклап кына калмыйча, изге эшләрдә дә катнаша. Яңа ел алдыннан Тәтеш районы полицейскийлары, балаларны сөендерер өчен, Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгәннәр.
«Полицейский Кыш бабае» хәйрия акциясе барышында тәртип сакчылары күп балалы гаиләләргә кунакка барганнар, яңа ел сюрпризлары бүләк иткәннәр һәм иминлек кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев