Реклама
Җәмгыять
Поликлиника ничек эшли
Эш көннәре – 2, 4, 6 гыйнвар.
(Тәтеш, 31 декабрь, “Тәтеш таңнары”).Тәтеш үзәк район поликлиникасы яңа ел бәйрәмнәре вакытында, 2022 елның 31 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр, эшләү тәртибен үзгәртә.
Эш көннәре – 2, 4, 6 гыйнвар. Гомумтәҗрибә табибы, хирург, педиатр, стоматолог пациентларны иртәнге сәгать 8дән 13 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.
Ашыгыч ярдәм бүлеге тәүлек әйләнәсе һәм ялларсыз эшли (телефоны – 103, шалтырату барлык элемтә операторлары буенча бушлай). Кабул итү бүлеге һәм стационар да тәүлек әйләнәсе эшләячәк.
– Бәйрәм көннәре белән бәйле төрле чирләр кузгалу, имгәнүләр, ризык белән агулану, салкын тидерү, ОРВИ һәм грипп булу куркынычы арта. Хроник авырулар: йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты һәм башка шундыйлар еш кына көчәеп китәргә мөмкин, – дип кисәтә медицина хезмәткәрләре.
Сәламәт булыгыз! Үзегезне саклагыз!
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев