Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Полициягә мөрәҗәгать иткәндә нәрсәне белү мөһим

Гражданнар бүгенге көндә эчке эшләр органнарына мөрәҗәгатьләрне язмача рәвештә һәм телдән, шулай ук электрон төрдә юллый ала.

(Тәтеш, 26 август, "Тәтеш таңнары"). Федераль закон (№ 59 ФЗ, 2 май 2006 ел) тарафыннан, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгы боерыгы (№ 736, 29 август 2014 ел) белән расланган кабул итү, теркәү һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарында җинаятьләр, административ хокук бозулар, фаҗигаләр турындагы гаризалар һәм хәбәрләр бирү әлеге йөкләмәне тормышка ашыру тәртибе белән җайга салынган.

“Җинаятьләр, админис­тратив хокук бозулар, фаҗи­галәр турындагы гаризалар һәм хәбәрләр аларның урынына һәм кылган гамәл­нең вакытына, шулай ук алардагы мәгълүматның тулы эчтәлекле һәм җитке­рү төренә бәйле булудан тыш, Россия Эчке эшләр министрлыгының барлык территориаль органнарында һичшиксез кабул ителергә тиешле. Моның белән беррәттән, кизү частьләрендә оператив дежурныйлар тарафыннан тәүлек әйләнәсе кабул итү тормышка ашырыла. Гражданиннан (гариза бирүчедән) гаризаны шәхсән кабул иткән кизү частенең оператив дежурные гаризаны Исәп китабына теркәү белән беррәттән җинаятьләр, административ хокук бозулар, фаҗигаләр турындагы гаризалар һәм хәбәрләрне рәсмиләштерергә һәм талон-белдерү кәгазе бирергә бурычлы. Гариза бирүчедән җинаять турындагы язмача гаризаны кабул иткән вакытта гариза бирүче белә торып ялган мәгълүмат биргән өчен РФ Җинаять кодексының 306нчы маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган­лыгы турында кисәтелә, бу хакта гари­за бирүченең имзасы белән расланган билгеләмә эшлә­нә”, – дип хәбәр итәләр безгә Тәтеш районы эчке эшләр бүлегендә.

Телефон буенча алынгын мәгълүматның тулысынча теркәлүен тикше­рүне тәэмин итү максатларында, ­территориаль органнардагы кизү часть­ләрендә программа-техник җайланмалар тарафыннан мәгълүматның теркәлүен яздыру башкарыла. Моннан тыш, gosuslugi.ru адресы буенча “Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы”ның белешмә-мәгълүмат сайтында электрон төрдә юллау тәэмин ителгән. Гражданнар хезмәткәрләрнең җинаятьләр, административ хокук бозулар һәм фаҗигаләр турындагы гаризаларны, хәбәрләрне кабул итү яки кире кагу белән бәйле гамәлләренә шушы ук алымнар белән дәгъва белдерә, яисә прокуратурага мөрәҗәгать итә ала. Гаризаларны һәм хәбәрләрне ачыклау законда билгеләнгән тәртиптә тормышка ­ашырыла. 
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегендә 2020 елның 6 аенда җинаятьләр, административ хокук бозулар, фаҗигаләр турында 1892 гариза (хәбәр) теркәлгән. 

Реклама

Аларны карау нәти­җәләре буенча 64 җинаять эше кузгатылган, административ хокук бозулар хакында 562 белешмә ­тутырылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә 2020 елның 6 аенда гражданнардан 52 мөрәҗәгать кергән, барысы да каралган, гариза бирүчеләргә җаваплар җибәрелгән.  

Тәтеш районы эчке эшләр бүлегенең кизү час­те телефоннары: 02, 8(84373) 2-87-28. 
Ышаныч телефоны: 8(843) 2912-002.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев