Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пособиедә үзгәрешләр

Белешмәләр өчен телефон: 2-62-33.

(Тәтеш, 3 апрель, «Тәтеш таңнары»).

Пособиедә үзгәрешләр
3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балага айлык түләү 2021 елның 1 апреленнән түбәндәге күләмдә биреләчәк:
–     әгәр гаиләнең ТРда билгеләнгән бер җан башына кереме мөрәҗәгать итү көненә ТРда билгеләнгән бер җан башына яшәү минимумы күләменнән артмаса, бала өчен яшәү минимумы 50 процент. 2021 елда – 4997 сум 50 тиен (2021 елга баланың яшәү минимумы – 9995 сум);
–     әгәр гаиләнең бер җан башына кереме бала өчен яшәү минимумының 50 процент күләмендә айлык түләү исәбе белән хисапланып, мөрәҗәгать итү көненә ТРда билгеләнгән бер җан башына яшәү минимумы күләме ТРда бер җан башына билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән мөрәҗәгать итү көненә артмаса, бала өчен 75 процент. 2021 елда – 7496 сум 25 тиен (2021 елга – 9995 сум);
–     әгәр гаиләнең бер җан башына кереме бала өчен яшәү мини­мумының 75 процент күләмендә айлык акчалата түләү исәбе белән хисап­ланып, мөрәҗәгать итү көненә ТРда билгеләнгән бер җан башына яшәү минимумы күләме мөрәҗәгать итү көненә ТРда бер җан башына билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаса, бала өчен 100 процент. 
– Айлык акчалата түләү инде билге­ләнгән гаиләләргә, аларның гаризалары нигезендә исәп-хисап ясала. Айлык түләүгә исәп-хисап ясау өчен 2021 елның 31 декабренә кадәр мөрәҗәгать иткәндә, исәп-хисап 2021 елның 1 гыйнварыннан ясала, ләкин балага 3 яшь җиткәч кенә. Гаризалар 2021 елның 1 апреленнән кабул ителә (дәүләт хезмәтләре порталы аркылы бирергә була), – дип хәбәр итә Тәтеш районында республика матди ярдәм үзәге бүлеге хезмәткәрләре. Белешмәләр өчен телефон: 2-62-33.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев