Прививка мөһим
Көзге-кышкы айлар җитү белән Россиядә грипп, ОРВИ һәм КОВИД-19 белән авыручыларның саны арта.
(Тәтеш, 30 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Грипп вирусының активлыгы көчәя. Быел ачыкланган кайбер штаммнарның төрләре үткәндәге эпидемиологик сезондагыга караганда аерылып тора. Шул ук вакытта 2009 елда шактый зур пандемия күренеше күрсәткән дуңгыз гриппы штаммы кешеләр сәламәтлеге өчен әле дә куркыныч тудыра. Әлеге шартларда гриппка каршы вакцина чиктән тыш мөһим, – ди ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин.
Белгеч гриппның аеруча да балаларга, өлкәннәргә һәм хроник чирләре булган затларга аерым куркынычлылык тудыруына басым ясый. Вакытында үткәрелгән иммунизация авыр төрдәге өзлегүләрне, шул исәптән пневмонияне булдырмаска ярдәм итәчәк.
КОВИД-19 белән авыру 20 төбәктә арта бара, коронавирус белән чирләүчеләр арасында хастаханәдән тыш пневмония булу күренеше соңгы ай эчендә 1,9дан 2,9 процентка арткан. Россиядә вирусның яңа төрләрен китереп чыгаручы КОВИД-19 очраклары инде теркәлгән. Алар, башкаларга караганда, кешедән кешегә тагын да тизрәк күчә.
– Грипп һәм коронавирусның билгеләре чирнең башлангыч вакытында охшаш – югары температура, йөткерү, буыннар сызлау, баш авырту, хәлсезләнү, югыйсә әлеге инфекцияләрне дәвалау ысулы шактый аерылып торса да. Дөрес дәвалану билгеләр өчен чирләүчеләрнең вакытында тест үтүен күз уңында тоткан дифференциаль диагностика ясатырга кирәк. Килеп туган хәлдә табибка вакытында мөрәҗәгать итү зур әһәмияткә ия, – дип мөрәҗәгать итә тәтешлеләргә Олег Мазюкин. – Төгәл диагнозны һәм кирәкле дәвалану курсын бары тик табиб кына билгели ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев