Пушкинны өлкәннәр дә, балалар да укыдылар
Тәтеш районында, бөтен Татарстанда кебек үк, 1нән 6 июньгә кадәр А. С. Пушкинның тууына 222 ел тулуга һәм Халыкара рус теле көненә багышланган чаралар узды.
(Тәтеш, 8 июнь, "Тәтеш таннары").
Тәтеш районы китапханәләрендә шагыйрь иҗатына багышланган тематик чаралар оештырылды, ә кайбер авылларда Халыкара рус теле көнендә китапханәчеләр Пушкин әкиятләре геройларына әверелде. Бәйрәм көне алдыннан берничә көн дәвамында балалар һәм өлкәннәр “Пушкинны бергә укыйбыз” Халыкара акциясендә актив катнаштылар: шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар, видеога төшерделәр һәм социаль челтәрләргә куйдылар. Пушкин әкиятләре буенча театральләштерелгән күренешләр, тематик чаралар безнең районның балалар бакчаларында һәм мәктәп яны лагерьларында, “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни күңел ачу үзәгендә һәм районның башка учреждениеләрендә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев