Путин Татарстанның милләтара татулыкны саклауга керткән өлешен билгеләп үтте
Туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путин милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту һәм саклау буенча Татарстан эшенә югары бәя бирде. Бу хакта Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров «Татар‑информ»агентлыгы белән әңгәмәдә хәбәр итте. .
Кадыйров сүзләренчә, дәүләт башлыгы төбәкнең милләтара хезмәттәшлек өлкәсендәге тырышлыгын аерым билгеләп үтте. Шул ук вакытта директор ассызыклаганча, мондый эш бөтен ил буенча алып барыла — алдагы ел очраклы рәвештә генә Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителмәгән.
Тимур Кадыйров Татарстан тәҗрибәсе Россиянең башка регионнары, хәтта чит илләр өчен милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләрендә үрнәк була алачагына ышаныч белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев