Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Радик Нургалиев: “Заман белән бер адымда атларга кирәк”

Авыл хуҗалыгы предприя­тиесе җитәкчесе Радик Нургалиев әйтүенчә, узган ел, коронавирус пандемиясенә карамастан, чагыштырмача уңышлы булган.

(Тәтеш, 13 март, «Тәтеш таңнары»). Үсемлекчелек һәм ­терлекчелек – “Нур” агрофирмасының уналты елдан артык эшчәнлек юнәлеше булып тора.

Авыл хуҗалыгы предприя­тиесе җитәкчесе Радик Нургалиев әйтүенчә, узган ел, коронавирус пандемиясенә карамастан, чагыштырмача уңышлы булган. 

“Нур” авыл хуҗалыгы пред­приятиесендә үткән елда өч мең ярым тонна  югары репродукцияле орлыклар сатылган: шуңа күрә хуҗалыкның күрсәткече Татарстанда алдынгы булып тора.

– Бөртекле һәм бөртекле-кузаклыларның уң­ды­рыш­лылыгы гектардан 50 центнердан артык тәшкил итте. Тулаем савым 2019 ел белән чагыштырганда 6 процентка артты, бер сыерга савым 6 500 литр сөт тәшкил итте. Люцерна орлыгыннан яхшы уңыш җыеп алынды. Керем 25 процентка артты, – дип билгеләп үтте ул.

Машина-трактор паркы ку­әтле трактор, чәчү комплексы, ашлык җыю комбайны, туфрак эшкәртә торган техника белән ­тулыланган. 

– Безнең хуҗалык өчен зур, күләмле төзелеш башкардык. Яшь маллар үстерү өчен бозау фермасы, ике силос-сенаж траншеясе, ашлык склады, азык үзәге, анда заманча җайланма, азык изгеч урнаштырдык һәм аны куллана башладык.  Ашлык склады бинасын һәм аның якын-тирәдәге территориясен асфальтладык. Шулай ук, авыл җирлегендә торак төзү программасы буенча, үз акчаларыбызны җәлеп итеп, яшь белгеч өчен йорт төзедек, – дип дәвам итә сүзен Радик Галимҗан улы.  

Аның улы Самат аграр университетны тәмамлаганнан соң, узган елның җәеннән “Нур”да икътисадчы булып эшли. 

– Белгеч буларак, аңа тәҗрибә әле кирәк, әлбәттә. Шулай да аның минем белән бергә эшләве  яхшы, –  ди Радик Нургалиев.

– Авыл хуҗалыгында 10нчы сыйныфта ук эшләргә уйладым. Үземне белгән барлык балачагымда диярлек җәй вакытларында агрофирмада үткәрдем. Башта ындыр табагында эшләдем, аннан – ашлык җыю комбайнында. Олыгая барган саен, эшләр дә җаваплырак иде. Эш җиңел түгел, ләкин кызыклы. Коллектив тәҗрибәле, ярдәм итә, кирәк булганда киңәшләрен бирә, – дип сөйли Самат. 

– Ферма һәм ике силос-сенаж чокыры төзергә планлаштырабыз. Үсемлекчелектә хезмәтне киметмәскә тырышачакбыз. Бүгенге көндә үк инде эремә узелы кебек, шундый яңа технологияләр кулланабыз. Бездә орлыкчылык хуҗалыгы булганлыктан, ындыр табагы хуҗалыгын яңартырга телибез. Бары тик югары репродукцияле орлыклар гына алу өчен күпьеллык үләннәрне чис­тарту буенча линия эшләтеп җибәреләчәк, – дип уртаклаша Радик Галимҗан улы.

Агрофирма күптән түгел генә адаптив-ландшафтлы игенчелек буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының озак вакытлы пилот проектында катнаша башлаган. Проект кысаларында туфракның эрозиясен туктату буенча чаралар комплексы эшләнә. Шулай итеп, туфракны эшкәр­тү, авыл хуҗалыгы культуралары ашламалары сис­темала­рын проектлау, азык җитеш­терү, чәчү әйләнешен формалаштыру, җирләрне төптән яхшыртуны тәэмин итүче һәм башка эшчәнлек­ләр тормышка ашырылачак.  

– Заман белән бергә атларга: төзергә, яңа техника сатып алырга кирәк. Без терлекчелектә һәм үсемлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешү өчен үз алдыбызга бурычлар куябыз. Хәзерге вакытта бары тик яхшы керем алып кына хезмәт хакын күбрәк түләргә мөмкин, ә яхшы керемне бары тик югары рентабельлек булганда гына алып була, – дип очрашуны йомгаклады Радик Галимҗан улы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев