Район башлыгы Рәмис Сафиуллов хәтер көне уңаеннан Тәтеш районы халкына мөрәҗәгать итә
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне/
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов хәтер көне уңаеннан Тәтеш районы халкына мөрәҗәгать итә:
– 22 июнь – бу көнне без илебез тарихындагы иң канкойгыч сугыш – Бөек Ватан сугышы башлануын искә алабыз. Бу көнне без фронтларда батырларча сугышкан, тылда хезмәт иткән, тыныч күк йөзе өчен гомерләрен дә аямаган һәркемне искә алабыз.
Без сугыш кырларыннан исән кайтмаучыларны, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучыларны онытмыйбыз. Без тылда ачлык-ялангычлыктан һәм авырлыклардан һәлак булучылар өчен әрнү кичерәбез. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак.
Әлеге кайгы көнендә без тарих дәресләрен истә тотарга һәм мондый фаҗигаләрнең кабатлануына юл куймас өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш. Без гаять күп корбаннар бәрабәренә яулап алынган тынычлыкны сакларга тиеш. Без яшь буынны ватанпәрвәрлек, Ватаныбызга мәхәббәт һәм ветераннарга хөрмәт рухында тәрбияләргә тиеш. Бүгенге көндә яңадан баш күтәргән нацизмга каршы көрәш алып баручы барлык сугышчыларыбызга хуплау сүзләре юллыйм.
Җиңүчеләр буынына мәңгелек дан һәм алар алдында баш иябез. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган каһарманнарга мәңгелек хәтер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев