Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Районны катнаш азык белән тәэмин иткәннәр

Газетаның үткән саннарының берсендә басылып чыккан коллективның фотосына бер генә кайтаваз алдык.

Әлеге рубриканың актив укып баручысы Владимир Фролагин болай дип уртаклашты:

– Бу Тәтешнең катнаш азык заводы коллективы, ул бөтен районны мал-туар өчен сыйфатлы азык белән тәэмин итеп торды. Аны фермаларга да, шәхси хуҗалыкларга да сатып алдылар. Заводка азык җитештерү өчен ашлыкны авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән кабул иттеләр, ә сөяк онын, майларны сатып алдылар. Сурәттә сулдан беренче – директор Геннадий Лакеев, аннары шоферлар – Михаил Вишняков, Әхмәт Гарипов, Сергей Арсентьев. Хәтерлим әле, 90 нчы еллар башында, мин янгын частендә эшләгән чакта, заводта ут-күз чыккан иде. Иген янды, анда ашлык киптергеч бар иде, ул бик куркыныч булды. Киптергечнең өске өлеше тулысынча янып беткән иде. Без ялкын телләрен төне буе сүндергән идек.  

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев