Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рамазан аен хөрмәт итү

2026 елда изге ай 19 февральдә башлана һәм 19 мартта тәмамлана. 20 март көнне дин тотучылар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Беренче атнада ураза тоту авыррак тоела, кан тамырлары кысылмаган була, шәйтан кан тамырларыннан йөри, кешегә вәсвәсә кыла. Кан тамырлары кысылгач, шәйтанга да юл кысыла, тарая, кешегә дә ураза тоту җиңеләя.

Рамазан аен хөрмәт итү: сөенеп каршы алу, моңаеп озату – мөселман кешесенең бурычы.

Монафикъка уразамы, түгелме икәнлеге барыбер. Аның тормышында үзгәреш юк, ул ашый, эчә, кино, театр, концерт карый, ә мөселман кешесе саклана.

Аллаһы Тәгалә безгә шул рәвешле мөмкинлек, форсат бирә. Шушы форсатны кулдан ычкындырмау мөһим. Безгә элек кылган, хәзерге, киләчәктәге хата-ялгышларыбызга тәүбә итү мөмкинлеге ачыла. Аллаһы Тәгалә бу айның дәрәҗәсен күтәрә: бу айда тәравих намазлары, Кадер кичәсе бар.

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #рамадан